- тулы
- с. 1. Берәр нәрсә белән эче бөтенләй тулган 2. Суы яр кырыйларына кадәр җиткән; күп сулы 3. Өстенә, өслегенә берәр нәрсә күпләп куелган, тезелгән 4. Таза, көр, симез. Күперенке, кабарынкы, туенган (мәс. үсемлекләр) 5. күч. Теге яки бу эш, хис белән сугарылган, биләп алынган. Теге яки бу хисне, кичерешне бик ачык, көчле белдерә торган (караш, күз һ. б. тур.) 6. күч. Эшкә, вакыйгаларга бай т. эчтәлекле 7. Бер состав өлеше дә төшереп калдырылмаган, барсын да эченә алган т. җыелма. Һәрьяклы, азагына кадәр җитәрлек 8. күч. Кирәкле сыйфатларга тулысынча ия булган, киң карашлы 9. Мөмкин булган барлык, бөтен. рәв. Мөмкин булганча, җитәрлек итеп т. ачып күңелен 10. Бөтенләе белән, тулысынча 11. Билгеле, кирәкле үлчәүдәге; кирәкле нормага җиткән, төгәл. Ахырга кадәр җиткерелгән 12. күч. Бернәрсә белән дә чикләнмәгән т. ирек. ТУЛЫ КВАДРАТ САН – Ниндидер санның квадратына тигез булган сан (4,9,16,25,36 һ. б.). ТУЛЫ МЕТРАЖЛЫ – Гадәттәге сеанста күрсәтергә җитәрлек озынлыкта пленкасы булан (фильм тур.). ТУЛЫ ТЕРСӘК – тар. Болгар чорында: терсәктән урта бармак очына кадәрге арадан торган үлчәү берәмлеге. ТУЛЫ ӨЛЕШ – мат. Бер санның (функциянең) икенче санга (функциягә) чагыштырмасы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.